Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Татарчадиктант

2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узачак. Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән. Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узачак. Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе.