«Мужество останется в веках»
Мәсгут авыл китапханәсе балалар өчен М.Җәлил иҗатына багышланган батырлык сәгате уздырды. Патриот-шагыйрнең тормыш юлын искә төшереп уздык, шигырьләрен кычкырып укыдык. Шигырьләргә нигезләнеп ватанпәрварлык, батырлык кебек төшенчәләр турында әңгәмә кордык.