Вахитовская сельская библиотека - филиал № 11

Маленькие герои большой войны

Вахит авылы китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китапханәче сугыш елларында әтиләре һәм абыйлары белән тигез дәрәҗәдә бөек Җиңү өчен көрәшкән пионерлар-Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Катнашучылар игътибарына сугыш чоры балалары турында слайд-презентация тәкъдим ителде. Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән аерым казанышлары, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен дистәләгән мең бала орден һәм медальләр белән бүләкләнде, күпләренә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Яшь патриотларның исемнәре аталды: Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова, Володя Дубинин, Аркадий Каманин, Саша Ковалев... дистәләгән мең кыз һәм малай   үзләрен Җиңү өчен корбан итте.