«Солдатлар хәтере»
Актүбә бистәсе китапханәсендә белорус язучысы–фронтовигы Василий Владимирович Быковка багышланган әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларга язучының биографиясен сөйләде һәм күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм экранизацияләнгән повестьлар белән таныштырды: «Сотников», «Обелиск» «Таң атканчы яшәргә», «Барырга һәм кире кайтмаска». Китап укучылар фильмнардан өзекләр карадылар. «Ни өчен мин сугыш турында язам…» дигән китап күргәзмәсен тыңладылар.