Актюбинская поселковая библиотека

"Безнең Туган Илебез-Россия"

Актүбә поселогы китапханәсендә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен Россия көненә багышланган чара узды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. «Минем Россиям» сериясендәге китаплар белән таныштырды. Чарада катнашучылар «Безнең Ватан-Россия» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.