Актюбинская поселковая библиотека

«Сугыш прозасы»

Актүбә бистәсе китапханәсендә рус совет язучысы һәм сценаристы Борис Васильевның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды. Китапханәче Борис Львовичның биографиясен сөйләде. Укучылар язучының Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләре белән таныштылар. Борис Васильевның күп кенә әсәрләре экранизацияләнгән. Чарада катнашучылар «Ә таңнар монда тыныч…» китабы буенча буктрейлер карадылар.