Актюбинская поселковая библиотека

«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»

Актүбә поселогы китапханәсе «балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»акциясенә кушылды. Иң мөһиме — үсеп килүче буынга Җиңү тарихыбыз турында сөйләү. Уку гына түгел, ә хәзерге буын фикерен җиткерү һәм фикер алышу, ишетү. Вакыт үтә, әмма без Бөек Ватан сугышы турында истәлек саклыйбыз. Китапханәче Хазиева А. М. Сергей Алексеевның хикәяләрен укыды: «Бер адым да артка чигенмә!», «Сталинград оборонасы», «Җиңү Байрагы». Балаларга хикәяләр ошады, аларда батырлык, тугрылык, үзара ярдәмләшү һәм дуслык хисләре истә калды. «Березка» 4нче балалар бакчасыннан балалар сугыш һәм Җиңү көнен бәйрәм итү турында шигырьләр сөйләделәр.