Актюбинская поселковая библиотека

«Тукай дөньясына сәяхәт»

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар уен формасында «Су анасы», «Бәхетле бала», «Шүрәле» әкият – поэмалары белән таныштылар .  Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыды. Чара ахырында балалар Габдулла Тукай әкиятләре мотивлары буенча мультфильмнар карадылар.