Актюбинская поселковая библиотека

«Космос сәяхәте»

12 апрельдә безнең ил космонавтика көнен билгеләп үтә. Балалар космос, йолдызлар һәм планеталар, кешенең тугры дуслары – Белка һәм Стрелка этләре турында китаплар белән таныштылар .Китапханәче Юрий Алексеевич Гагарин космоска очучы беренче космонавт турында сөйләде. Җиңел уен һәм аңлаешлы формада балалар Меркурий, Венера, Җир, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Плутон планеталарына сәяхәт иттеләр.  Ахырда балалар «Кояш системасы» һәм «ай турында» мультфильмнарын карадылар.