Актюбинская поселковая библиотека

«Табышмаклар белән чемодан »

Халыкара балалар китабы көне ел саен бер үк көнне — 2 апрельдә билгеләп үтелә, 2024 елда бәйрәмгә дөньяның дистәләгән илләрендә, шул исәптән Россиядә яшәүчеләр дә кушылачак. Бу дата очраклы түгел: ул тарихтагы иң танылган әкиятчеләрнең берсе — Ганс Христиан Андерсенның туган көне белән туры килә. Китапханәче Хаҗиева А.М. МБДОУ п.г.т.Актюбенын 3 нче номерлы «Кояшкай «комбинатлы балалар бакчасында «Табышмаклар белән Чемодан» викторинасын үткәрә. Чемодан серле әйбер, аның белән сәяхәт итәләр. Анда төрле әйберләр саклана. Балалар конкурсларда катнаштылар: «Башта әкиятне бел», «Дүртенче артык», «Кем югалтты?», «Әкиятне таб». Чараның ахырында «Принцесса борчак өстендә» әкиятен карадылар.