Актюбинская поселковая библиотека

«Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне »

ВКонтакте Актүбә поселогы китапханәсе аккаунтында укучылар һәм язылучылар өчен 1 март «Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне»дигән мәгълүмат урнаштырылды. 1990 елда Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы (МОГО) Генераль Ассамблеясының 9 нчы сессиясендә ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтәргә карар ителә. Укучылар аның тарихы белән таныштылар. Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне бу Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус бүлекчәсе хезмәткәрләренең генә бәйрәме түгел. Ул шулай ук ГО, гадәттән тыш хәлләр буенча белгеч һәм югары уку йортлары, урта махсус учреждениеләр һәм мәктәпләр укытучылары, һәм, әлбәттә, Гражданнар оборонасы бүлекчәләрендә хезмәт итүчеләр булган предприятиеләрдә һәм компанияләрдә билгеләп үтелә