«Советлар Союзы Герое»
Актүбә поселогы китапханәсе Муса Җәлилгә багышланган «Советлар Союзы Герое» дигән танып белү сәгате үткәрде. Укучылар герой-шагыйрьнең үлемсез шигъри таланты һәм батырлыгы турында ишеттеләр. Китапханәче укучыларны ике «Моабит дәфтәренең»тулы факсимиле булган уникаль басма белән таныштырды. Шагыйрьнең шигырьләре укучыларның көчле укуында яңгырады.