Актюбинская поселковая библиотека

«Кыргыз әдәбияты классигы» әдәби сәгать

Актүбә поселогы китапханәсендә кыргыз ССР һәм Казахстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды. Укучылар язучының күптөрле һәм кабатланмас иҗаты белән таныштылар. Китапханәче Айтматовның лирик иртә прозасы турында сөйләде. "Беренче укытучым», "Җәмилә" – язучының мәхәббәт, дуслык, тугрылык лирикасы белән сугарылган шедеврларының тулы исемлеге түгел. Чыңгыз Айтматовның күп кенә әсәрләре экранизацияләнгән.