Актюбинская поселковая библиотека

«Көзнең матур чоры» әдәби-музыкаль кичә

                Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне үткәрү традициягә әйләнде. Бу көн лаеклы, акыллы, хөрмәтле, дәвамлы һәм чыдамлы кешеләргә багышланган. Актүбә бистәсе китапханәсе картлар һәм инвалидлар йортында «Көзнең матур чоры» дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, шигырьләр укыдылар.  «Әдәби аралашу» клубы әгъзасы, актив китап укучы М.Г. Хәйретдинова бәйрәм белән котлады һәм интернатта яшәүчеләр белән бергә  яраткан җырларын җырладылар. Кичә ахырында китапханә мөдире С.Т.Рахина китаплар бүләк итте. Бәйрәм җылы атмосферада үтте.