Актюбинская поселковая библиотека

«Йөз юл, берсе синеке!»танып - белү сәгате

22 сентябрьдә Актүбә бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен "Йөз юл, берсе синеке!" дигән танып - белү сәгате узды. Һөнәр сайлау-һәр кешенең тормышында катлаулы һәм җаваплы адым. Ул киләчәк тормыш маршрутындагы юлны хәтерләтә, сайлау никадәр уңышлы булса, тормыш юлы шулкадәр кызыклырак, баерак һәм уңышлырак булачак. «Иң модалы», «иң онытылганнары», «иң кыюлары» һәм «һәрвакыт кирәкле һөнәрләр» төркемнәренә кергән һөнәрләрне искә төшердек. Китапханәче Хазиева А. М. балаларга урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары турында , кайда укырга абруйлырак, урта махсус уку йортына яки югары уку йортына ничек керергә кирәклеге турында сөйләде.