Актюбинская поселковая библиотека

"Дәүләтебез символлары"танып белү сәгате

22 августта Россиядә флаг көне билгеләп үтелә. Бу безнең милләтнең бердәмлеген һәм горурлыгын символлаштырган истәлекле бәйрәм. Бу көнне Россиянең һәр гражданы Ватанның дәүләт символларына үз хөрмәтен белдерә. Китапханәче Хаҗиева А.М. «Дәүләтебез символлары» дигән танып белү сәгате үткәрде, балалар белән илебезне халыкара аренада идентификацияләү өчен дәүләт символларының әһәмияте турында сөйләде. Олимпиадаларда, төрле конкурсларда һәм ярышларда нәкъ менә туган флаг астында чыгыш ясарга кирәклеге турында сөйләде, бу спортчыларны җиңүгә этәрә. Чара ахырында балалар Россиянең төп символы-Дәүләт флагы ясадылар.