Актюбинская поселковая библиотека

Искә алу сәгате« СССР тарихы»

           2022 елның 30 декабрендә дөньядагы иң зур Дәүләт - Совет Социалистик Республикалары берлеге төзелүгә 100 ел тула. Советлар Союзы әле дә өлкән буын кешеләре хәтерендә аерым урын алып тора. Актүбә бистәсе китапханәсе өлкәннәр өчен  «СССР тарихы» дип исемләнгән искә алу сәгате үткәрде. Китапханәче Совет Социалистик республикалары берлегенең барлыкка килү тарихы, составына кайсы республикалар керүе, бу бәйрәмне совет чорында бәйрәм итү традициясе турында сөйләде. Катнашучылар викторинада катнашып тарихи фактларны һәм вакыйгаларны искә төшерделәр һәм «СССРда туган» видеоролигын карадылар.