Актюбинская поселковая библиотека

"Моны һәркем белергә тиеш" танып- белү сәгате

9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Актүбә бистәсе китапханәсендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Донбасста махсус хәрби операция үткәрү турындагы карарына, шулай ук Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүгә багышланган танып - белү сәгате үткәрелде. Китапханәче  вакытлы матбугат басмаларына күзәтү ясады, соңгы вакыйгалар, Россия хәрбиләренең батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләде. Чара ахырында барыбыз да, якташларыбыз Богдан Лесников һәм Николай Петрушинны, һәлак булган һәм үз дәүләтенә тугрылыкның югары идеалларына хезмәт итү үрнәген күрсәткән барлык кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Укучылар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм һәм рәхмәт сүзләре белән хатлар яздылар.