Актюбинская поселковая библиотека

"Татарстанның мәдәни мирасы" мәдәният дәресе

Актүбә бистәсе китапханәсендә «Татарстанның мәдәни мирасы» дигән мәдәният дәресе үткәрелде . Балаларны Татарстан Республикасының бай мәдәни-тарихи потенциалы белән таныштырдылар, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән истәлекле урыннар турында сөйләделәр. Укучылар мәдәни чараларда, объектларда һәм музейларда булган хатирәләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында катнашучылар Казан Кремле һәм Бөек Болгар турында китап укыр өчен сайлап алдылар.