Актюбинская поселковая библиотека

«Азнакай районының хайваннар дөньясы»танып-белү сәгате

Актүбә поселогы китапханәсендә Халыкара хайваннар көне уңаеннан «Каенкай» 4 нче балалар бакчасы нәниләре өчен «Хайваннар дөньясы»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән имезүче хайваннар һәм кошлар турында сөйләде. Балалар хайваннар турында кызыксынып тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр . Чара ахырында балалар «Без яши торган йорт » дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм әлеге тема буенча китаплар карадылар.