«Татарстан халыклары музыкасы»музыкаль сәгатъ
Актүбә китапханәсендә «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары «Татарстан халыклары музыкасы» дип исемләнгән музыкаль сәгатъкә җыелдылар. Китапханәче Курбаева Г.Ф. татар музыка сәнгатенең тарихы белән таныштырды. Халык җырлары – музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре. Җырларның мәгънәле нәфис сүзләре, тылсымлы музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар. Халык җырлары берничә төргә бүленәләр: озын көйләр, кыска көйләр, бәетләр, мөнәҗәтләр. Музыкаль сәгатьтә татар халык көйләре яңгырады, кушылып җырлар җырладылар, Хәйретдинова М.мөнәҗәтләр башкарды. Кичә ахырында «Татар музыкасы байлыгы» китапларына күзәтү үткәрелде.