Актюбинская поселковая библиотека

Экскурсия һәм «Китап – белем чыганагы» китапханә дәресе

Актүбә китапханәсендә 6 нчы «Тургай» балалар бакчасы балалары өчен Белем көненә экскурсия һәм «Китап – белем чыганагы» дип аталган  китапханә дәресе  үткәрелде. Китапханәче  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм киштәләрдә китапларны урнаштыру белән таныштырды. Балалар китапханәдә нинди бүлекләр булуын һәм аларның ничек аталуын, нәрсәләре белән аерылуын белделәр. Уку залында китапханәче кызыклы дәрес үткәрде һәм «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен энциклопедия» китапларына күзәтү ясады. Чара уен белән тәмамланды. Әлеге экскурсиянең максаты китап ярату һәм аларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру булды.