Актюбинская поселковая библиотека

Газетага мәгълүмати күзәтү

Актүбә китапханәсендә «Сәламәт яшәү рәвеше хәбәрчесе» газетасына мәгълүмати күзәтү үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны  сәламәтлек, халык һәм традицион дәвалау методлары белән танылган  басма белән таныштырды. Биредә төрле авыруларны профилактикалау һәм дәвалау, рациональ туклану, кеше организмына физик йөкләнешләрнең йогынтысы, фитотерапия, әниләр һәм әбиләр өчен төрле мәгълүматлар, балаларны карау буенча файдалы киңәшләр табарга мөмкин. Халык медицинасы белән беррәттән, медицина вәкилләренең интервьюлары һәм мәкаләләре, медицина, биология һәм башка фәннәр өлкәсендә яңалыклар һәм ачышлар басылган.