Актюбинская поселковая библиотека

"Әкияттә кунакта» әдәби сәгатьләр

Актүбә бистәсе китапханәсендә мәктәп яны лагерьларында укучы балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән әдәби сәгатьләр күңелле узды. Әкият викторинасында катнашып, балалар әкиятләрнең яхшылык, кыюлык, намуслылык һәм дуслыкка өйрәтүен белделәр. Әкияткә сәяхәт мультфильмнар җыентыгын карау белән тәмамланды.