Актюбинская поселковая библиотека

Волков А.М. әкиятләре буенча «Китап укучы эскәмия» акциясе

Актүбә бистәсе китапханәсенең парк зонасында 1 нче мәктәп яны лагеры балалары өчен А.М.Волков әкиятләре буенча «Китап укучы эскәмия» дип аталаган акция үткәрелде. Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар янә алар яратып өлгергән «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» повестьлары циклыннан әкият геройлары белән очраштылар.