Актюбинская поселковая библиотека

Кычкырып уку«Сүнмәс шигърият уты».

  Актүбә китапханәсендә Азнакай районының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле шагыйрь,Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты  Илдус Сабир улы Гыйләҗев тууына 75 ел тулу уңаеннан «Сүнмәс шигърият уты» дигән шигырьләр уку оештырылды. Шигырьләрне китап укучы, «Әдәби аралашу» клубы әгъзасы, хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Закирова Әлфия Авзал кызы укыды.