Актюбинская поселковая библиотека

Искә алу кичәсе "Сугыш һәм язмыш"

                      Актүбә китапханәсендә «Әдәби аралашу» клубы  әгъзалары һәм китап укучылары өчен  Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган «Сугыш һәм язмыш» дип исемләнгән искә алу  кичәсе үткәрелде. Чара барышында китапханәче укучыларга шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактлар, әдәби эшчәнлеге, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгелештергән «Моабит дәфтәре» дип аталган автобиографик шигырьләр китабы турында сөйләде. Әсәр күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классикасына әверелгән. Чарада катнашучылар зур дулкынлану белән М.Җәлилнең: «Кызыл ромашкалар», «Вәхшәт», «Ирек», «Җырларым» шигыръләрен укыдылар . Чара ахырында «Җыр кебек тормыш " дигән китапларга күзәтү үткәрелде.