Актюбинская поселковая библиотека

Әдәби сәгать «М.Җәлил премиясе лауреатлары»

Актүбә китапханәсендә  “М.Җәлил премиясе лауреатлары ” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче Курбаева Г.Ф. Муса Җәлил исемендәге республика премияләрен тапшыру традициясенең тарихын сөйләде һәм 2019 елда республика премиясенә лаек булган номинантлар белән таныштырды:   «Алиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф Нурбэк Батулла, Татарстанның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен тәмамлаган Айдар Сөләйманов, Язучы һәм галим Ханәфи Бадыйков, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, «Нәүрүз» фестиваленең арт-директоры Нияз Игъламов.