Актюбинская поселковая библиотека

Танып-белү сәгате «Татарстан Республикасы гербы»

 Актүбә китапханәсендә 8 сыйныф интернат-мәктәпнең мөмкинлекләре чикле булган балалар  өчен «Татарстан Республикасы гербы»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Укучылар гербының республикабызның дәүләт символы булуын белделәр. Балалар кызыксынып канатлы барс турында, гербта сурәтләнгән чәчәкләр һәм символларның әһәмияте турында легенданы тыңладылар. Китапханә мөдире укучыларны Ренат Харисның «Татарстан символлары»китабы белән таныштырды.