Актюбинская поселковая библиотека

«Татарстан гасырдан-гасырга» ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү

Актүбә поселогы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан гасырдан-гасырга» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә бүлекләр буенча китаплар тәкъдим ителде: тарих битләре, Казан-Татарстан башкаласы, татарлар Ватанга хезмәттә. Кышкы каникуллар вакытында китапханәгә килгән балалар өчен туган якны өйрәнү әдәбиятына «Татарстанның күп гасырлык тарихы» дип исемләнгән күзәтү үткәрелде. Китап укучыларны «Татар тарихы»  сериясеннән китаплар кызыксындырды. «Казан Кремле» фотоальбомына күзәтүдә тәкъдим ителгән фотоальбом ярдәмендә укучылар Кремль территориясе буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар,уникаль тарих һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштылар.