Центральная детская библиотека

Безенең эшчәнлек

Безнең китапханә үзенең китап фондын һәм вакытлы матбугатны кулланып, балаларга белем һәм тәрбия бирә. Китапханәдә "Почитай-ка","Тамчы" исемле әдәби клублар эшли. Аларда  рус, татар һәм чит ил балалар язучылары турында белешмә алалар һәм иң якшы, популяр әсәрләрен өйрәнәләр. Шулай ук "Библиознайка" программасы буенча укучыларга китап һәм библиография нигезләре турында  да белем һәм мәгълүмат бирелә. Татар китабына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту максатыннан "Балачак иле" циклында дәвәмлы эш алып барыла. Шулай  ук китапханәдә төрле кызыклы массакүләм чоралар үткәрелә һәм китап күргәзмәләре эшли.