Центральная детская библиотека

“Кирәкми безгә сугыш”

Бүген китапханәдә “Кирәкми безгә сугыш” дигән темага очрашу кичәсе узды. Чарада шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе - сугыш чоры баласы Гөлчирә Ибәттуллина катнашты. 36- нчы мәктәпнең 5-нче сыйныф укучылары тылда Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын татыган балалар һәм әниләр язмышы турында истәлек- язмалар, әсәрләрдән өзекләр һәм шагыйрәнең балачак хәтирәләрен тыңладылар. Аеруча Гөлчирә Ибәтуллинаның “41-дә тудык” , “Күкчәчәк”, “Кайда югалдыгыз сез, хәбәрсез?”, Җиңү килде”, “Онытырга һич юк хакыбыз” шигырьләре балалар күңелендә тирән тойгылар уятты.