Центральная детская библиотека

"Кәҗә белән сарык"

Бүгенге чара Г.Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятенә багышланды. Балалар сарыкның дүрт ашказаны, ә кәҗәнең өске алгы тешләре юк икәнен белделәр. Бу йорт хайваннарының күз алмалары турыпочмак формасында булуы турында һәм башка кызыклы фактлар ишеттеләр. Нәни дусларыбыз үзләренең артистлык сәләтләрен дә күрсәттеләр, әкиятне үзләре уйнап карадылар. Физминуткаларда актив катнашып, иҗади эш башкардылар: борчактан-сарык, арпа ярмасыннан-кәҗә ясадылар.