"Ж.Верн эзләре буенча"
Бөтенроссия китапханәләр көнендә 9нчы мәктәп укучылары ике командага бүленеп "Ж.Верн эзләре буенча" исемле квест-уенда катнаштылар. Китапханәчеләр пиратлар Джек, Билли булып киенеп балалар белән карт пират Флинтның яшеренгән хәзинәсен эзләделәр. Ә моның өчен аларга күп сынаулар, киртәләрне җиңәргә кирәк була: акулалар белән көрәшү, сазлыклы юллар аша үтү, штормда югалган иптәшләрен коткару һәм башкалар. Ниһаять, хәзинә яшеренгән карта вак кисәкчекләрдән җыела һәм хәзинә сандыгы табыла!
Квест-уены үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булуы белән балаларга бик тә ошады.