Центральная детская библиотека

Сездә нинди эшләр бар?

     Балалар үзәк китапханәсе яңа уку елын зур әзерлек белән каршылады. Китапханәдә чисталык, пөхтәлек булдыру белән бергә, китап фондлары тиешенчә урнаштырылды, яңа күргәзмәләр оештырылды. Балаларны китап укуга җәлеп итү максатыннан яңа эш алымнары кулланылды. Мәсәлән, җәйге ялда “Фотосессия ункөнлеге”иълан ителде һәм аның нәтиҗәләре буенча “Минем яраткан китабым” фотокүргәзмәсе оештырылды. Балалар яраткан китапларын укып, бик теләп фотога төштеләр, яраткан китаплары турында сөйләделәр, башкаларга да укырга тәхъдим иттеләр.

      Комиссия членнарын «Курчагым сөенечем» күргәзмә- экспозициясе дә җәлеп итте. Анда китап- журналлар белән бергә кулдан ясалган төрле курчаклар урын алган иде. Аларның һәрберсе узенчәлекле: йоклата торган, уләннәр белән дәвалый торган, усал күзләрдән саклый торган, уйный торган һ.б. Курчакларның ясалу техникасы һәм материаллары да  төрле  булуы  һәм эстетик зәвыклы булуы игътибарга лаек.