Центральная детская библиотека

"Шәһәремнең оста рәссамы "

Түбән Каманың  балалар үзәк китапханәсендә "Шәһәремнең оста рәссамы " дип аталган очрашу кичәсе узды. Кичәнең кунагы Россия һәм Татарстан республикасы рәссамнар  союзы әгъзасы - күренекле художник  Малик Яруллин иде. Ул балаларга үзенең иҗат юлы һәм ирешкән уңышлары турында сөйләде. Кичәдә яшь рәссам Коновалов Дмитрий да катнашты. Балалар рәссамнарны зур кызыксыну белән тыңладылар, рәсемнәрен карап үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Очрашуда яңгыраган җыр-шигырьләр    кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.