Центральная детская библиотека

“Хыялый балачак иртәсе”.

 

26 январьда китапханәдә күренекле язучы,галим, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир, балаларның яраткан шагыйре Факил Сафин белән очрашу кичәсе узды.

            Кичәдә 1нче,2нче татар гимназия укучылары  һәм шәһәребезнең язучысы, күп кенә җырлар авторы Гөлчирә Ибәтуллина катнашты.

            Факил Сафин  балалар  белән кызыклы әңгәмә корды,үзенең шигырьләрен укыды. Очрашу кичәсе җыр-моң авторның  шигырьләре белән үрелеп барды.