Центральная детская библиотека

"Дуслык елмаюдан башлана"

"Дуслык елмаюдан башлана " - бүгенге көн шундый девиз астында үтте.

Чөнки тиздән Халыкара дуслык көне якынлаша бит.

Бүген китапханәбезгә килгән балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, төрле викториналарда катнаштылар, дуслык һәм дуслар турында мәкальләрне искә төшерделәр, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәнделәр, кеше тормышында дусларның әһәмиятле роле һәм алар алдында җаваплылык турында белделәр.