"Әкият-фест"
Бүген 27 нче балалар бакчасы балалары Абдулла Алиша әкиятенең геройлары-сертотмас үрдәк, төлке һәм бүре белән бергә сәяхәткә чыктылар.
Безнең яшь дусларыбыз сертотмас үрдәккә барлык йорт хайваннарын һәм кыргый хайваннарны үз йортларына урнаштырырга булыштылар.
Төлке "билгесез юллар" буйлап йөрде, ә бүре нәни дусларыбызга җитезлек ярышы оештырды.
Барлык биремнәрне дә яшь дусларыбыз бик яхшы башкардылар!