Центральная детская библиотека

"Библиопланетарий"

Бүген "Иҗат остаханәсе" проектының беренче көне старт алды.

Китапханәбезгә килгән китап сөюче нәни дусларыбыз космос пиратлары белән бергә күк җисемнәрен эзләргә сәяхәткә чыктылар. Балалар барлык киртәләрне үтеп, югалган планеталарны тапкач, Библио планетарийга юл тоттылар. Ә галим йолдызчык аларга серле йолдызлыкларның серләрен күрсәтте.

Балалар истәлеккә Библио-пиратлар һәм Йолдызчык белән очрашудан соклану һәм күңелле тәэсирләр генә түгел, ә үз куллары белән ясалган "банкадагы космос" ны да алып киттеләр.