"Диңгезләр, урманнар артында безне тылсымлы әкиятләр көтә!"
Берничә гасыр дәвамында әкият балаларның күңелен ача һәм тәрбияли. Ул җанга үтеп керә, фантазия дөньясына алып китә, анда яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, ә хыяллар чынга аша.
Ел саен 7 июньдә дөньяның күп кенә илләрендә әкият көне буларак билгеләп үтелә.
Бу уңайдан без мәктәп яны лагерендагы балаларны чакырдык. Уен формасында балалар әкият төрләрен билгеләделәр, төгәллектә ярыштылар.