Центральная детская библиотека

"Пушкинга ияреп..."

Җәйге каникул көннәрендә дусларың белән китапханәгә бару бик шәп!

14 нче лицейның туган якны өйрәнү отряды балалары нәкъ шулай эшләгәннәр. Кереш әңгәмә балаларга бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның бүген билгеләп үтелә торган 225-нче туган көнен, аның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерде. Аннары китапханәче белән бергә балалар безнең китапханә залларының" билгесез юллары " буйлап киттеләр.