"Без һәрвакыт дусларыбызга шат, кунакка чакырабыз!"
Без һәрвакыт дусларыбызга шат, кунакка чакырабыз
Андый сүзләр белән 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерендагы балалар өчен безнең китапханә буйлап экскурсия башланды. Балалар уңайлы заллар, актуаль китап күргәзмәләре һәм иң популяр китаплар белән таныштылар. Ә уен-викторинада балалар үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.
Безнең китапханә яңа укучыларның йөрәкләрен яулады.