Центральная детская библиотека

Е. Ульева "Мин куркуларны җиңәм"

Игътибар!!! "Апуш тәкъдим итә" дигән яңа рубрика ачабыз.
Алда сезне иң кызыклы китаплар турында мәгълүмат көтә. Ә рубрикабызны Е.Ульеваның "Мин куркуларны җиңәм" китабы белән танышудан башлыйбыз.

Кадерле ата-аналар! Балагыз берәр нәрсәдән куркамы? Мәсәлән: караңгылыктан, биеклектән, балалар бакчасына барудан, ялгыз калудан? Аңа барлык куркуларын җиңәргә ярдәм итегез! Бу бик җиңел. Моның өчен бары әкият белән танышырга һәм акыллы киңәшләргә колак салырга кирәк.