Центральная детская библиотека

"Китапханә һәм укучы һәрвакыт бергә"

Китап формуляры нәрсә ул, ә китаплар китапханәдә нинди принцип буенча урнаштырыла?

Бу һәм башка күп кенә сорауларга "Адымнар" полилингваль гимназиясенең 2нче В сыйныф укучылары җавап эзләде. Экскурсия барышында балалар китапханәгә ничек язылырга һәм китапларны ничек дөрес сайларга икәнлеге турында белделәр.

Китапханәнең яшь кунаклары китап күргәзмәләре белән таныштылар һәм А.С. Пушкин иҗатына багышланган викторина сораулары нигезендә әкиятләр турында белемнәрен күрсәттеләр һәм тулыландырдылар.