Центральная детская библиотека

"Кояшка очучы ак каз"

Ә бездә китап киштәсе тагы бер китапка артты!
Ул җирле иҗтимагый оешма тарафыннан бүләк ителгән «Кояшка очучы ак каз» китабы.

Китап Түбән Кама һәм Түбән Кама районы керәшеннәренең тормышы һәм көнкүреше турында сөйли. Нәкъ менә Чәбия, Актүбә, Балчыклы, Келәтле, Сарсаз-бли авылларында яшәүчеләр Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләре булган.
Шунысы да игътибарга лаек, китап Түбән Кама районының 60 еллыгы алдыннан чыкты.