Центральная детская библиотека

"Әкият илендә"

Бүген без нәни дусларыбыз белән әкиятләр дөньясына сәяхәт иттек. Җир йөзендә әкиятләр тыңламаган һәм укымаган кеше юктыр, аларны кечкенәләр генә түгел зурлар да ярата. Әкиятләр безне могҗизалар булган тылсымлы дөньяга алып керә. Аның ярдәмендә без дөньяны танып беләбез, яхшылыкны һәм яманлыкны, дөреслекне һәм ялганны аерырга өйрәнәбез.

Чарага килгән балалар сәяхәт вакытында буталган әкиятләрне, адашкан геройларны таптылар, логик биремнәр үтәп, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.