Центральная детская библиотека

Илмира Гыймаева "Шаян җиләк"

Кечкенә Апуш шагыйрә Илмира Гыймаеваның шигырьләр җыентыгын тәкъдим итә.

Китапта җыелган шигырьләр нигездә авыл баласы тормышының маҗаралы вакыйгаларын яктырта, тәрбиянең асылы хезмәт булуын ассызыклый, туган җиргә, туган телгә мәхәббәтне баланың җанына кечкенәдән салырга кирәклеген искә төшерә. Китап кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына багышланган.