Центральная детская библиотека

"Акча иленә сәяхәт"

Яшь язучыларыбыз Алина Бикмуллина белән Дания Нәгыйм-Галяутдинова кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен китап чыгарып, аны безнең Үзәк балалар китапханәсе "Апушка" да буләк итте. 
«Максатыбыз — балаларга акча темасын мавыктыргыч повесть аша аңлату. Биредә ата һәм ул проблемасы да күтәрелә, шуңа бу китапны балаларыгыз белән бергәләп укырга киңәш итәбез. "Акча иленә сәяхәт"тән соң һәркем үзенә кирәкле нәтиҗәләр ясый алыр дигән өметтә калабыз, - дип яза язучылар.
Әсәрнең төп герое – сигез яшьлек КАМИЛ тормышының авыррак бер чорында, көтмәгәндә-уйламаганда, акыллы колонкадан чыккан бөтерчек кыз – АЛИСӘгә юлыга. Шуннан аның тормышында зур үзгәрешләр башлана. Маҗаралы сәяхәтләр аша Камил бик күп мәгълүматлар туплый, шул ук вакытта төрле кыенлыкларга да юлыга. Малай үзен борчыган төп проблеманың чишелешен табармы?
Анысын китапханәбезгә килеп, китапны укыгач белерсез.! 
КИЛЕГЕЗ! АЛЫГЫЗ! УКЫГЫЗ!