Центральная детская библиотека

Квизиум "ИнтеллектУМ"

итапханә укучының китап белән аралашу шартларын булдырудан тыш, яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләрен дә хәл итә. Интеллектуаль уеннар хәзерге вакытта үсеп килүче буын арасында бик популяр. Эрудитлар өчен викториналар һәм конкурслар үткәрмәгән бер генә телевидение каналы яки радиостанциясе дә юк. Мондый уеннарда интеллект һәм эрудиция үсеш ала.

Бүген безнең китапханәдә яшь укучылар өчен «ИнтеллектУМ» акыл уены узды. Ике команда ярышты. Уен атмосферасы балаларны фикерләү сәләтен арттыруга һәм уйлануга корылган иде.

Барлык уенчылар да уен нәтиҗәләреннән канәгать калдылар. Чөнки интеллектуаль уен җиңүчене билгеләүне генә түгел, ә иң элек уртак эшчәнлектә алган белемнәрне, идеяләрне алмашуны да күз алдында тота.